«Ҡыҙыл таң»дан — «Китап»ҡа. Һәм киреһенсә...

«Ҡыҙыл таң» гәзитенең 2019 йылдың 22 март һанында Фәрит Фәтҡуллиндың «Ҡыҙыл таң»дан — «Китап»ҡа. Һәм киреһенсә…» тип исемләнгән мәҡәләһе баҫылып сыҡты. Мәҡәлә авторы нәшриәт менән «Ҡыҙыл таң» гәзитенең ойошторолоу тарихы хаҡында һүҙ алып бара. Мәҡәләнән нәшриәттең тәүге етәкселәре, мөхәррирҙәре хаҡында белешмә алырға була.


Данлы ике коллективны өзелмәслек җепләр бәйли.

101 яшен тутырган “Кызыл таң” белән аңардан 1 ел да 8 айга гына кечерәк Башкортстан “Китап” нәшрияты арасында уртаклыклар күп. Максатлары, алдында торган бурычлары, күп меңнәрчә укучылары уртак. “Кызыл таң”да эшләүче әдип, шагыйрь, журналистларның проза, шигырь, публи¬цис¬тика җыентыкларын, кулларыннан тартып алып диярлек, бастырып чыгаралар иде нәшрият хезмәткәрләре. Бар иде заманалар! Дөнья күргән һәр китапка диярлек тәфсилле рецензияләр бирелеп баруын әйтәсе дә түгел.

Ике коллектив өчен уртак кадрлар, ягъни әле гәзи¬те-без редакциясендә, әле нәшриятта эшләгән, аннары гәзиткә кайткан каләм осталарын барлап утырдым. Алар, иҗат кешеләре генә, егермедән артып китте.Безнең гәзит редакциясе әүвәлдән үк матбугат, мәга¬риф, мәдәният кадрлары әзерләү үзәге дә булып саналганын язганыбыз бар инде. 1921 елның җәендә китап нәшрияты директоры итеп тәҗрибәле журналист Фәйзи Жданов тәгаенләнә. Чыгышы белән Авыргазы-Стәрлетамак төбәгеннән бул¬ган бу шәхес “Башкортстан хәбәрләре” гәзитенә эшкә шактый әзерлекле журналист буларак килә. Аңарчы “Кызыл йолдыз” гәзитенә җитәкчелек итә, “Мәгариф эшләре” журналы мөхәрри¬рияте әгъзасы да була.
Кырмыскалы районының Биштәкә (хәзерге Шәйморат) авылында туган Мәхмүт Хафизов Башкортстан педагогия техникумында укыганда матбугат белән дуслаша, Балтачта мәктәптә укыта, Борай район гәзитендә эшли, аннары “Коммуна” гәзитенең җаваплы секретаре вазыйфасын башкара. Ленинградта махсус курслар тәмамлап кайткач, китап нәшриятының укыту-фәнни әдәбият бүле¬ге мөди¬ре итеп тәгаенлиләр, бераздан баш мөхәррир була. 1939 елда аны партия өлкә комитетына җаваплы вазыйфага үрләтә¬ләр.
Басмабыз тарихында “Яңа авыл” коллективына Гали Ишбулатов дигән оста каләмле яшь журналист килеп кушылуы да телгә алына. Әбҗәлил райо¬нының Казмаш авылында туып-үскән бу саф башкорт еге¬тенең 1930 елда, редакция¬нең авыл хуҗалыгы бү¬леге мөдире буларак, СССРның көнчыгыш өле¬ше колхозчылары слетын яктыртырга Новосибирскига командировкага барганлыгы да билгеле. Партия өлкә комитеты карары белән Гали Иргали улын китап нәшриятына эшкә җибәрәләр. Анда ул утыз ел буена — пенсиягә киткәнче — армый-талмый хезмәт итә. Байтак еллар нәшриятның баш мөхәррире булып, олы абруй казана. “РСФСРның атказанган мәдәният хез¬мәткәре” дигән исемгә, “Почет билгесе” орденына лаек була.
Шундый ук югары исем алган һәм шундый ук орден белән бүләкләнгән шәхес — Гата Алмаев. 22 яшен¬дә гәзитебезгә әдәби хезмәт¬кәр итеп эшкә алынган. Укытучылар институтын тәмамлагач, 1937-39 елларда Башкортстан китап нәшрия¬тында партия-сәясәт секторы мөдире, тагын ике ел нәшриятның баш мөхәррире була. “Кызыл таң”га ул 1944 елның августыннан 1948 елның июленә һәм 1951 елның декабреннән 1964 елның гыйнварына кадәр җитәкчелек итә.
Үз заманының шактый күренекле әдибе Гариф Гомәр әдәбиятка журналис¬тика аша килә. “Кызыл юл”, “Шәрык ярлылары”, “Урал”, “Башкортстан”, “Яңа авыл”, “Коммуна” гәзитлә¬рендә әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, мөхәр¬рир урынбасары, “Сәнәк” журналы-ның баш мөхәррире, “Крокодил” журналы¬ның Башкортстан буенча үз хәбәр¬чесе булып эшли. 1934 елда Башкортстан китап нәшриятына эшкә алына, күп еллар буена марксизм-ленинизм классиклары хезмәтләрен башкорт те¬ленә тәрҗемә итү¬че, мөхәррир, балалар әдәбия¬ты бүлеге мөдире була. Сугыш елларында, республика җитәкчелеге кушуы буенча, аңа “Лес — фронту”, “Сплавщик” дигән гәзитләр оештырып, алар¬ның мөхәр¬рире дә булырга туры килә. Гариф Гомәргә әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәт¬кәре” исеме бирелә, ул “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Лотфый Гадилов — Гражданнар сугышы яугире, укытучы, совет-партия хез-мәткәре, Башкортстан радиокомитеты рәисе. Матбугатта һәм нәшрият эшендә дә тирән эз калдырган шәхес ул. Утызынчы елларда — “Коммуна” гәзитендә бүлек мөдире, мөхәррир урынбасары, китап нәшриятында мөхәррир. 95 яшендә вафат булганга кадәр Лотфый Закир улы бу ике коллектив бе¬лән элемтәне өзмәде: гәзиттә истәлекләре, нәш-риятта яшьлек дусты һәм кардәше, дипломат Кәрим Хәкимовка багышланган китаплары чыгып торды.
Башкортстан китап нәш¬рияты тарихында бертуган Батыр, Гыйндулла һәм Гарифулла Гозәеровларның исемнәре дә алтын хәреф¬ләр белән язылган. Авыргазы районының Иске Ибрай авылында ярлы гаиләдә туып-үскән бу егетләрнең иң өлкәне Кырым дәүләт нәшриятының Ялта бүлек¬чәсе мөдире булып эшли. 1931 елда партиянең Башкортстан өлкә комитеты аны телеграмма белән чакырып кайтара һәм китап сәүдәсе эшен оештырырга куша. Ул чакта республикабызда ике генә китап кибете була — Уфада һәм Стәрлетамакта. Китап нәш¬риятында сәүдә бүлеге оештырылып, аның мөдире итеп, Гозәеровны куялар. Китап кибетләре ачарга яраклы биналар юллап, эш башына куярга азмы-күпме гыйлемле кешеләр эзләп командировкалардан кайтып керми. Буш урында диярлек башланып киткән эш елдан-ел ныграк куәт туп¬лый. Шуннан ул — нәшрият директоры урынбасары, директоры.
Гыйндулла Гозәе¬ров-ны журналистикага Мәҗит Гафури (!) җитәкләп алып керә. Педагогия техникумын тәмамлаган 22 яшьлек егетне 1949 елда “Яңа авыл” гәзитенә мәдәният бүлеге мөдире итеп эшкә җибәрәләр. Биредә инде электән таныш Мәҗит Гафури, Сәй¬фи Кудаш, Гариф Гомәр белән кулга-кул тотынышып эшли. Бер елдан ул партия тормышы бүлеге мөдире, тагын бер елдан (24 яшьтә) мөхәррир урынбасары итеп күчерелә. Гыйндулла Вәли улы Ленинградта — институт, Мәскәүдә аспирантура тәмамлап кайткач, 1938-43 елларда Башкортстан китап нәшриятында мөхәррир, редакция мөдире, баш мөхәр-рир һәм директор булып эшли. Якташыбыз Мәскәүдә ил күләмендә гаять югары вазыйфалар башкара. Ул 96нчы яше белән барганда вафат булды.
Гаиләдә тугызынчы, төпчек бала булып туган Гарифулла Гозәеров та ике абыйсы эзеннән журналис¬тикага килә. “Яшь төзүче”, “Ленинсе”, “Кызыл Башкортостан”, “Кызыл таң” гәзит¬ләренә, Башкортстан радио һәм телевидение комитетына җитәкчелек итә. Шушы вазыйфалар арасында ул китап нәшриятында партия-сәяси әдәбият редакциясе мөдире булып та эшләп ала. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.
Педагогия институтын тәмамлаган Идиятулла Әсәдуллин хезмәт юлын Башкортстан китап нәшрия¬тында 1937 елда партия
секторы мөхәррире булып башлый. Аннары алты елга сузылган хәрби хезмәт, фронт юллары. Икенче дә¬рәҗә “Ватан сугышы” һәм “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. 1946-47 һәм 1968-74 елларда (пен-сиягә чыкканчы) “Кызыл таң” гәзитенең җаваплы секретаре була.
Хәбиб Мамлиевның тормыш юлы, хезмәт биографиясе дә ХХ гасыр башында авылда туган күп кенә замандашларыныкына охшаш. Ул — Кушнаренко районы Чатра авылыннан, тугыз балалы ярлы гаилә¬дән. Башкортстан педагогия техникумыннан соң Борай, Илеш якларында укытучы, мәктәп директоры, Борай районы гәзитенең беренче мөхәррире. ВКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы милли партия хезмәткәрләре әзер-ләүче югары курсларны тә-мамлагач, 1936 елның башында “Коммуна” гәзитенә эшкә алалар. Гомеренең күпчелек өлеше шунда үтә: бүлек мөдире, җаваплы
секретарь, мөхәррир урынбасары. Сугыштан соң бер арада китап нәшриятында да эшләп ала. Бу җәһәттән Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим көндәлекләреннән бер өзек ките¬рәм:
“Китап” нәшриятында Хәбиб Мамлиев директор булып эшләгән чор иде. 1947 елда ул мине ачлык-ялангачлыктан коткару өчен турыдан-туры җинаятькә барды. Эш болай. 1947 ел¬ның декабрендә акча реформасы булды. Кулдагы акчаны гына унга бер исә¬беннән түләделәр. Шуңа кадәр кемнеңдер кайдандыр акча аласы булса, ул исәпкә кермәде, янды. Мин “Ши¬гырьләр һәм поэмалар” ди-гән китабыма күптән килешү төзегән идем. Нәш¬рият бө-тен сумманы түләргә тиеш булса да, бирә алмады. Акчасы юк иде бугай. Кыскасы, мин бөтенләй бөлеп калдым. Үзем туберкулез белән авырыйм. II группа инвалидмын. Пенсиям 550 сум.
Менә Мамлиев алдында утырам. Үзем буылып ютәл-лим дә, кулъяулыкка кан төкерәм. Директор башын иеп утыра. Мин кәефен кырдым, ахрысы. Юк. Ул башын күтәрде. Ике күзе тулы хәс-рәт. Минем хәсрәт аңа күч-кән. Өстәлдә торган звонокка басты бу. Секретаре Елизавета Прейс йөгереп керде.
— Лиза, — диде, — Мос¬тай Кәримнең договорын табып китер әле.
Лиза договорны китерде. Хәбиб абый алды да шул договорны башта буйга, аннан аркылыга ертып кире бирде.
— Мә, ташла. Бу автор белән, иртәгәсе көн датасын куеп, яңа документлар эш¬ләгез. Искеләренең эзе дә калмасын.
Мин моның Мамлиев өчен подсудный эш икәнен аңлап куркып киттем:
— Бүтән төрле эшләп булмыймы? Болай бит әле...
— Булмый, — дип кырт кисте ул.
Бу “җинаять” ачылмый калды. Мамлиев миңа якын кеше дә түгел, үзен моңар-чы нибары ике-өч тапкыр гына күрдем. Болай сентименталь затка да охшамаган. Әле уйлап, хәйран¬нар калам. Чирле, гарип фронтовикны бөтенләй аяктан екмас өчен адәм үзе өстенә дәүләт алдында нинди гө-наһка барган. Бүгенге “әхлак тәртипләре” турында да уйласаң, ул хәлләр уелып китәрлек. Бүгенге бе¬рәр түрә шундый эшне кылыр идеме?
Минем гомеремдә очраган тәвәккәл, фидакарь кешеләрнең берсе булган икән Хәбиб Мамлиев”.
“Кызыл таң”ның 50 еллык юбилее уңаеннан “РСФСРның атказанган мә-дәният хезмәткәре” исеме бирелгән өч хезмәт¬тәше¬безнең берсе Хәбиб Мамлиев иде.
Шундый ук исемгә озакламый тагын бер “Кызыл таң”чы лаек була — Әхмәт Насыйров. Яшьлегендә укытучы булган, Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үткән, каты яраланган, фронттан кайткач, “Кызыл таң”да журналистлык эшен башлаган. 1951-57 елларда Башкортстан китап нәшрия¬тында эшләп, гәзиткә яңа-дан кайткан һәм пенсиягә шуннан китте.
Башкортстан китап нәш¬риятында 50нче еллар урталарында директор бул-ган, ә хезмәт юлының күп-челек өлеше “Кызыл таң”да үткән тагын ике шәхесне искә төшерик.
Гайнислам Галиев. Кушнаренко районының Үгез авылыннан. 1931 елда (21 яшендә) “Коммуна”га әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. 1938 елдан — ТАССның Башкортстан бүлекчәсе мөдире. Сугыш-ның башыннан ахырынача катнаша, каты яралана, “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә. Яңадан ТАССка эшкә кайта. Эш арасында укып, Мәскәүдәге Бөтен¬союз коммунистик журналистика институтын (1938 елда) һәм ВКП (б) Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1950 елда) тәмам¬лый. Нәшрият директоры булып, биш ел эшләгәч, “Кызыл таң”га кайта һәм 60 яшен шунда тутыра.
Фәйзи Шаяпов Благовар районының Яныш авылыннан. 15 яшендә үк “Коммуна” гәзитенең тикшерүләр бүлеге инструкторы булып эшкә керә. Һәртөрле курсларда, рабфакта, педучилищеда, Югары партия мәктәбендә белемен камил-ләштерә. Сугыштан соң — китап нәшрияты директоры. 1950 елның августында “Кызыл таң”га мөхәррир булып эшкә кайта. Әмма аңа бу вазыйфаны озак башкарырга туры килми. Ун елдан артык гәзит-журналлар нәш¬риятына җитәкчелек итеп, өлкәнәя башлаганда дүр¬тенче тапкыр редакциябез¬гә кайтты, җаваплы секретарь вазыйфасында пенсия яшен тутырды.
“Кызыл таң”да иҗат канатларын ныгыткан яшь шагыйрьләр Равил Шаммас белән Муса Сираҗи — 1971 елда, Рәшит Сабитов 1979 елда китап нәшрияты коллективын тулыландыралар.
Зәйнәп Биишева исемен¬дәге Башкортстан “Китап” нәшриятында 2005 елдан башлап баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын башкаручы Олия Гыйләҗетдинова да сиксәненче еллар уртасында “Кызыл таң”да тәҗрибә туплаган иде.

Фәрит Фаткуллин.

https://kiziltan.ru/bashkortostanga-100-el/20140-kyzyl-tanan-kitapka-m-kiresench.html
25.03.2019

Возврат к списку


Яндекс.Метрика